Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Камал театры артистлары белән очрашу

14 ноября 2022 г.

Г. Камал исемендәге татар дәүләт драма театры артистларының Уфадагы гастрольләре вакытында татар гимназиясе укучылары белән очрашуларга йөрүе традициягә әйләнде. 14 ноябрь көнне 65нчеТатар гимназиясендә иҗади очрашулар үтте.  Укучылар белән аралашырга Русиянең атказанган,Татарстанның Халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе  Дания Нуруллина, Татарстанның атказанган артистлары  Фәнис Җиһаншин, Эмиль Тәлипов һәм яшь актриса Рәйхән Габдуллиналар килгән иде. Очрашуга килгән Дания Нуруллина үзенең ничек  артист һөнәрен сайлап, театр труппасына укырга керүе турында сөйләп, укучыларны, укытучыларны таң калдырды. Рәйхән Габдуллина К. Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакленнән укучыларга җыр бүләк итте. Шулай ук укучыларга төрле спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде.

   65 нче татар гимназиясе укучылары да килгән кунакларга үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. 10 сыйныф укучысы Калимуллин Илдан Муса Җәлилнең “Бүреләр”, 11 сыйныф укучысы Рыгалова Алина Рауил Шаммасның “Туган як”, 2 сыйныф укучылары Ишкулова  Лилиана һәм Гаеткулов Нияз да оста итеп үзләренең ятлаган шигырьләрен башкардылар.

Ике як та очрашудан бик кәнәгатъ калды. Мондый очрашулар сәләтле балаларның кайбеләренә киләчәктә һөнәр сайларга да ярдәм итәргә мөмкин, чөнки гимназиядә республика күләм иҗади конкурсларда җиңүче балалар, оста биючеләр һәм җырчылар да бихисап.

Наверх