Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Актаныштан "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле кунакка килде

21 апреля 2022 г.

Уфаның 65нче һәм 84нче татар гимназияләренә Татарстаннан, Актаныштан "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле кунакка килде. Укучылар биючеләрнең күз иярмәс аякларына, җитезлегенә, грациясенә, егетләрнең һәм кызларның профессиональ осталыгына, биюләрнең эчтәлекле булуына, аларның тарихның үзен сыйдыруына сокланып карап утырды. Биюләрне ансамбльнең балетмейстеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Фәтхуллина куйган. "Ансамблебезне уку йортлары белән күптәнге дуслык бәйли. Чыгышларыбызны бик ошаттылар. Кечкенә тамашачылар зәвыклы һәм ихлас", - ди ансамбльнең директоры Лилия Ялалова. Милли биюләребез, чыннан да, искиткеч бит, дуслар. Һәм биегән кеше бай була, рухи яктан.

 

Наверх